Бүген, Раҗәб аеның 23 нче көнендә (23 гыйнварда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Россиянең 13 төбәгеннән килгән прокурорларны һәм прокуратура хезмәткәрләрен кабул иттеләр. Прокурорлар Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Казан юридик институтында (филиалында) өстәмә белем арттыру курсларында белем ала. Моннан бер атна элек, 16 гыйнварда, Мөфти Институтта аларга ислам турында лекция укыган һәм «Мәрҗани» мәчетенә чакырган иде. Бүген җанлы әңгәмә корылды: кунаклар, хәзрәткә сораулар биреп, тәфсилле җаваплар алды, ә Мөфти ислам турында күп кенә ялгыш фикерләрне таратты.
Прокурорлар Башкортостан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашиядән, Киров, Курган, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан һәм Ямал-Ненец автономияле округыннан килделәр.
Мөфти үзенең урынбасары һәм «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы белән бергә кунаклар өчен экскурсия уздырды, архитектура үзенчәлекләре һәм эчке бизәлеше белән таныштырды, мәчет тарихы турында сөйләде. Кунаклар яңартылган мәчет залларын һәм эчке бизәлешен игътибарлап карады, тантаналы залларга һәм уку сыйныфларына керделәр, шулай ук китапханәдә һәм мәчет тарихына һәм аның танылган имамнарына багышланган интерактив музейда булды. Интерактив музейдагы экскурсияне ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Бәхтияр Измайлов үткәрде. Бер уңайдан хәзрәтләр ислам кыйммәтләре, динебез нигезләре һәм баганалары, Россиядә исламның үсеш тарихы һәм илебездәге өммәтнең бүгенге казанышлары һ. б. мәсьәләләрне ачтылар. Алар шулай ук Россиядә ислам мәгарифе системасын һәм инфраструктураны үстерү зарурлыгына да кагылдылар.