Татарстан мәчетләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашулар дәвам итә

24 гыйнвар 2025 ел 14:48
Татарстан мәчетләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашулар дәвам итә

Татарстан мәчетләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашулар дәвам итә. Әйтик, бүген Вахитов һәм Идел буе мөхтәсибәтенең "Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге Ал таң" мәчетендә сугышчылар җомга намазында булды. Алар алдынгы сызыктагы мөселман сугышчыларына системалы рәвештә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде һәм дин кардәшләребезнең дошманга каршы сугыш кырында көндәлек тормышы турында сөйләде. Алар шулай ук аксакалларга һәм барлык мәхәллә кешеләренә Ватан өчен көрәшүче солдатлар өчен дога кылуларын сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Ә Биектау мөхтәсибәтендә бүген кияү егете махсус хәрби операциядән ялга кайткан яшь парга никах укыдылар. Никахны район имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин укыды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы