Мөслимдә мөселман яшьләре арасында спартакиада узды

27 гыйнвар 2025 ел 11:43
Мөслимдә мөселман яшьләре арасында спартакиада узды

Раҗәб аеның 26нчы көнендә (26нчы гыйнварда) Мөслим районының Мөслим авылында мөселман яшьләре арасында спартакиада үтте. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы” кысаларында оештырылды.

Спартакиадада Татарстанның 17 районыннан 19 команда катнашты. Алар төрле спорт төрләрендә: мини-футбол, кул көрәше, бадминтон, гер күтәрү, аркан тарту һәм йөзү ярышларында көч сынашты.

Катнашучылар шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормышына багышланган викторинада катнашты, ул Исра вә Мигъраҗ кичәсе уңаеннан оештырылды. Җиңүчеләр һәм актив катнашучылар кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Тукай мөхтәсибәте командасы алды, икенче урында – Мөслим мөхтәсибәте, өченчедә – Актаныш мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100