Мөфти Камил хәзрәт һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: хәтер һәм буыннарның рухи тәҗрибәсе» XXXIII Халыкара Раштуа мәгариф укуларының пленар утырышында катнашты.
Тантаналы җыелыш Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл рәислегендә узды.
Чарага 5 меңнән артык кеше җыелды: Рус Православие Чиркәве архиерейлары, РФ Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, Россия һәм чит илләрнең 250 дән артык югары уку йорты ректорлары һәм вәкилләре, гомуми белем бирү оешмалары директорлары һәм педагоглары, дин әһелләре, шул исәптән, мөселманнар, мәхәллә белгечләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре бар.