Бүген, Раҗәб аеның 29 нчы көнендә (29 гыйнварда) Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов – Мәскәүдә эш сәфәрендә. Биредә алар Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов чакыруы буенча Мәскәүдә динара рухи-агарту мәдәни үзәге составында үзәк җәмигъ мәчете комплексы төзелә торган урында булдылар. Мәчет Россия дәүләтенең беренче Мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов исеме белән аталган. Элегрәк, 14 гыйнварда, бу проектны Әлбир хәзрәт Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Мөфти Камил хәзрәткә күрсәткән иде.
Хәзрәтләр мәчет төзелешенә әзерлек актив бара торган участокны карадылар. Аның штаб бинасы өлешчә файдаланыла: анда гыйбадәт кылу бүлмәләре булдырылган һәм җәмәгать намазлары укыла. Әлбир хәзрәт мәчетне рухи һәм матди яктан тәэмин итү планнары турында сөйләде, аның мәйданнарын төрле чараларда мөселманнар файдасына куллану ниятләре белән уртаклашты.
Камил хәзрәт Әлбир хәзрәткә тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде һәм бу мәчетне Мәскәү мөселманнары, бигрәк тә милләттәшләребезнең көтүен билгеләп үтте. "Заманча мөселман мәдәни-агарту үзәге, ин шәә Аллаһ, Россия башкаласының бизәге булачак", - диде Камил хәзрәт.