Күчмә мәчет өчен акча җыелды! Әмма акцияне дәвам итәргә карар кылынды

29 гыйнвар 2025 ел 15:27
Күчмә мәчет өчен акча җыелды! Әмма акцияне дәвам итәргә карар кылынды

Бүген, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Каһарман» хәйрия акциясенең өченче көнендә УАЗ автомобилен һәм аннан күчмә мәчет ясау өчен җиһазлар сатып алуга 2 176 987 сум акча җыелды. Акциягә Татарстанның барлык почмакларыннан һәм аннан читтә яшәүче мөселманнар кушылды һәм, мөмкинлегенә карап, 10, 20, 30 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр акча күчерде. Бүген Балык Бистәсе районы мәхәлләләре хәлләреннән килгәнчә ярдәм итте: Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов алар исеменнән 280 мең сум акчаны Татарстан Мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровка тапшырды. Акциядә «Ярдәм» һәм «Мәрҗани» мәчетләре дә актив катнашты: алар «Зәкят» хәйрия фондына 100 әр мең сум акча күчерделәр.

Акциянең нәтиҗәсе буларак, 1 473 000 сумлык УАЗ («буханка») йөк-пассажир автомобиле сатып алынды. Автомобиль юлсыз маршрутларга җайлашу һәм «бәя-сыйфат» кебек күрсәткечләрне исәпкә алып сайланды. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә алып килү белән, идәненә җылыткыч материал һәм ковролин җәеләчәк, кондиционер урнаштырылачак, китаплар өчен киштәләр эленәчәк, шулай ук миһраб куелачак һәм каллиграфик язулар белән бизәләчәк.

Күчмә мәчет хәрби-кыр шартларында махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчылары өчен кирәк. Тәгәрмәчле мәчет махсус хәрби операциядә солдатларга намаз укуда һәм дога кылуда ярдәм күрсәтәчәк. 

«Каһарман» хәйрия акциясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән махсус хәрби операциядәге сугышчыларга чираттагы ярдәм чарасы булып тора. Һичшиксез, акциядә катнашучылар күчмә мәчеттә укылган һәр намаз өчен әҗер-савапка ирешәчәк.

 Бүген, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Каһарман» хәйрия акциясенең өченче көнендә УАЗ автомобилен һәм аннан күчмә мәчет ясау өчен җиһазлар сатып алу өчен 2 176 987 сум акча җыелды. Акциягә Татарстанның барлык почмакларыннан һәм аннан читтә яшәүче мөселманнар кушылды һәм, мөмкинлегенә карап, 10, 20, 30 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр акча күчерде. Бүген Балык Бистәсе районы мәхәлләләре хәлләреннән килгәнчә ярдәм итте: Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов алар исеменнән 280 мең сум акчаны Татарстан Мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровка тапшырды. Акциядә «Ярдәм» һәм «Мәрҗани» мәчетләре актив катнашты: алар «Зәкят» хәйрия фондына 100 әр мең сум акча күчерделәр.

Акциянең нәтиҗәсе буларак, 1 473 000 сумлык УАЗ («буханка») йөк-пассажир автомобиле сатып алынды. Автомобиль юлсыз маршрутларга җайлашу һәм «бәя-сыйфат» кебек күрсәткечләрне исәпкә алып сайланды. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә алып килү белән, идәненә җылыткыч материал һәм ковролин җәеләчәк, кондиционер урнаштырылачак, китаплар өчен киштәләр эленәчәк, шулай ук миһраб куелачак һәм каллиграфик язулар белән бизәләчәк.

Күчмә мәчет хәрби-кыр шартларында махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчылары өчен кирәк. Тәгәрмәчле мәчет махсус хәрби операциядә солдатларга намаз укуда һәм дога кылуда, шулай ук тиз арада азык-төлек һәм медикаментлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәчәк. 

Акция мөселманнар арасында зур кызыксыну уятты һәм, булган ихтыяҗны исәпкә алып, оештыручылар аны махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчылары өчен тагын бер тәгәрмәчле мәчет сатып алу һәм җиһазлау өчен дәвам итәргә карар кылды. Шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында икенче күчмә мәчеткә акча җыю дәвам итә. Күчмә мәчет оештыруга теләге булган һәркем, күрсәтелгән куар-код аша үз өлешен кертә ала.

«Каһарман» хәйрия акциясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән махсус хәрби операциядәге сугышчыларга чираттагы ярдәм чарасы булып тора. Һичшиксез, акциядә катнашучылар күчмә мәчеттә укылган һәр намаз өчен әҗер-савапка ирешәчәк. Пәйгамбәр ﷺ: "Аллаһы Тәгалә мәчет салган кешегә җәннәттә, кыр тавыгы оясы зурлыгында булса да, йорт салачак", - дип әйткән (Ибн Аббастан, Әхмәд, ибн Һиббан, Бәззар тапшырган).

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100