Мөфти «Татмедиа»да журналистлар һәм ММЧ хезмәткәрләре өчен уздырылган ифтарда катнашты

11 март 2025 ел 09:11
Мөфти «Татмедиа»да журналистлар һәм ММЧ хезмәткәрләре өчен уздырылган ифтарда катнашты

Рамазан аеның 10 нчы көнендә (10 март) «Татмедиа»да журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен «Безнең мирас» журналы редакциясе һәм "Мәдәни җомга"газетасы исеменнән ифтар мәҗлесе узды. Ифтарда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук "Ирек" һәм "Гаилә" мәчетләре имам-хатыйблары Ирек хәзрәт Камаев һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булды. Мул табыннар артында "Татмедиа" җитәкчеләре Айдар Сәлимгәрәев һәм Шамил Садыйков, басмаларның баш мөхәррирләре, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, ветераннар һәм гамәлдәге журналистлар –барлыгы 90 лап кеше җыелды.

Мөфти Камил хәзрәт мәҗлестәге вагәзендә Рамазан аеның һәм уразаның фазыйләтләре турында сөйләде, игътибарны Рамазан аеннан алырга тиешле дәресләргә юнәлтте. Ул Рамазан аенда изге гамәлләрнең савабы берничә йөз тапкырга артуын ассызыклап үтте. Камил хәзрәт Рамазанны ураза тотучылар белем һәм файдалы күнекмәләр туплый торган мәдрәсә белән чагыштырды: "сәхәргә уянганда - без иртәнге намазга торырлык ихтыяр көчебез барлыгын, ураза тотып, нәфсебезне йөгәнләр өчен көч барлыгын аңлыйбыз. Бер кисәк ипи һәм бер йотым суга сөенергә, ифтарга ашыгып вакытның кадерен белергә өйрәнәбез. Таравих намазларында без, теләсәк, төнге тәхәҗҗүд намазларына да көчебез җитүен аңлыйбыз, Ә бу ай дәвамында Коръән укыганда, без, игътибарыбызны смартфоннарга һәм социаль челтәрләргә юнәлтмичә, гомеребезнең тулы бер сәгатен файдалы итеп үткәрә алабыз".

Хәер, ифтарда катнашучылар вәгазь тыңлап кына калмады, үзләренең беренче уразалары һәм беренче ифтарлары турында истәлекләре белән уртаклашты, шулай ук остазларын искә алды.

Авыз ачу мәҗлесе Коръән, язучылар һәм журналистлар җәмәгатьчелеге вәкилләре рухына, шулай ук Ватан иминлеге һәм МХО солдатлары өчен дога кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:53
Кояш чыга
5:58
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100