Рамазан – изге гамәлләр ае”: бүген Казанда изге ай хөрмәтенә 30 нчы хәйрия автобусы йөри

14 март 2025 ел 11:17
Рамазан – изге гамәлләр ае”: бүген Казанда изге ай хөрмәтенә 30 нчы хәйрия автобусы йөри

Бүген, Рамазан аеның 14 нче көнендә (14 мартта), изге җомга көнендә, Казанда өченче ел рәттән хәйрия автобусы йөри. Бушлай автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылган, ә салоны шарлар белән бизәлгән.

Әлеге маршрут беренче тапкыр Рамазан ае хөрмәтенә 2023 елда Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды башлангычы белән ясалды: аны казанлылар яратып кабул итте. 2023 елда хәйрия акциясе – 800 ләп, ә 2024 елда 1000 гә якын кешене җәлеп итте. Моннан тыш, хәйрия рейсы 2023 елның 28 ноябрендә “Юмарт сишәмбе” Халыкара акциясе кысаларында да ясалды.

Быел да әлеге күркәм башлангыч дәвам итә – “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында бер көн дәвамында борт номеры 723 булган 30 нчы автобуста бушлай йөреп булачак. Акциянең максаты үзгәрми: җәмгыятьтә хәйриячелекне популярлаштыру, кешеләргә бигрәк тә Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылуның зарурлыгы турында сөйләү.

Фондның генераль директоры Булат Мәрданов хәбәр иткәнчә, “Рамазан маршруты” иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр Азинодагы “Дуслык” тукталышыннан Юдинодагы “Вокзал яны” тукталышына кадәр хәрәкәт итәчәк һәм 1200 кешене утыртып йөртәчәк. Гадәти кондукторлар урынында “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре булачак һәм ислам диненең асылы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, шулай ук Татарстандагы хәйрия марафоны турында сөйләячәк.

30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмады: пассажирлар арасында даими рәвештә фондтан ярдәм алучы мохтаҗлар күп. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге автобус иң озын маршрутларның берсе булып санала һәм анда халык һәрвакыт күп була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 2024 елның җәендә әлеге маршрут, 10 километрга озынаеп, тагын 15 тукталыш өстәлде.

Шунысы игътибарга лаек: 30нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар ислам диненең асылы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннан таныша алачак. Шулай итеп, Фонд белгечләре киң җәмәгатьчелектә татар-мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен һәм төрле милләтләр арасында татулык һәм килешеп яшәү традицияләрен популярлаштырырга ниятли.

Бүген шулай ук QR-код аша хәйрия ярдәмен дә күрсәтергә мөмкин. Булат Раиф улы билгеләп үткәнчә, бу көнне җыелган акчалар, «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында җыелган акчаларга кушылып, авыру балаларны дәвалауга яки мохтаҗ өлкәннәрнең ихтыяҗларына җибәреләчәк. 

Рамазанның беренче 2 атнасында Фонд 30 авыру балага һәм мохтаҗ өлкәннәргә якынча 3 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Гомумән алганда, быел Фонд 80 авыру балага һәм мохтаҗ өлкән кешеләргә акчалата ярдәм күрсәтергә ниятли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:50
Кояш чыга
5:55
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100