Бүген, Рамазан аеның 21 нче көнендә (21 март), Нәзарәттә Малайзия ислам үсеше департаментының хәләл идарә буенча халыкара советы башлыгы Мөхәммәд Замри бин Мөхәммәд Шапик һәм аның ярдәмчесе доктор Җөһәри бин Абдул Латыйп булып китте. Алар белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Очрашуда мөфтиятнең «Хәләл» стандарты буенча комитет җитәкчесе Аббяс хәзрәт Шляпошников та катнашты.
Камил хәзрәт кунакларны Россиядә, аерым алганда, Татарстанда Нәзарәтнең хәләл индустриясе, ислам банкингы, Коръән бастырып чыгару, белем бирү, хаҗ һәм гомрәне оештыру буенча киң пландагы эшчәнлеге, Рамазан аеның республикада ничек узуы белән җентекләп таныштырды. Ул шулай ук Малайзиягә сәфәре, Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, шәех Мәэмүн әр-Рави җитәкчелегендә кулъязма Коръән язганда Малайзиядән алып кайткан Коръәнне куллану турында сөйләде.
Ә Аббяс хәзрәт Шляпошников Комитетның Малайзия ислам үсеше департаментының хәләл идарә буенча халыкара советы белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Экспертлар Казанга Комитет эшчәнлегенең Малайзиядәге дәүләт стандартына туры килү-килмәвен тикшерү һәм, алга таба аккредитацияләү өчен, танышырга дип килде. Сәфәр вакытында алар шулай ук республика районнарында хәләл продукция җитештерүчеләр белән дә танышты.
Кунаклар, үз чиратында, 13 нче Республикакүләм ифтарыннан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең IX Корылтае кысаларында оештырылган 2021-2024 еллардагы казанышлары күргәзмәсеннән алган уңай тәэсирләре белән уртаклашты. Алар, Татарстан Мөфтиенә шундый нәтиҗәле эше өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр. Мөхәммәд Замри бин Мөхәммәд Шапик билгеләп үткәнчә, Мөфтият эшчәнлеге аңарда уңай тәэсирләр калдырган: хаҗ һәм гомрәне оештыру, хәйрия, вакф, хәләл индустриясе, белем бирү һәм башка юнәлешләрдә зур эш башкарылган. «Минемчә, бу эшкә системалы һәм концептуаль якын килү киләчәктә уңай нәтиҗәләр бирәчәк", – диде Малайзиянең ислам үсеше департаменты эксперты.
Кунаклар Татарстанга сәфәре вакытында шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Россия ислам институтында булды, «Кол Шәриф» һәм «Мәрҗани» мәчетләрендә таравих намазларын укыды. Билгеле булганча, «Мәрҗани»дә Коръән-хәтем кылына – шәех Мәэмүн әр-Рави изге китапны тулысынча укып чыга.