19-20нче мартта Грозный шәһәрендә Хутмат Кадыйрова башлангычы белән Чечен Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә “Woman in Islam” проекты тарафыннан оештырылган хатын-кызлар арасында Беренче Россиякүләм Коръән хафизлар бәйгесенең финал этабы узды.
Әлеге конкурс кысаларында катнашучыларга Коръәннең 10 җүзен яттан белүне исбатларга туры килде. Шунысы куанычлы, Татарстан вәкилләре уңышлы чыгыш ясап, ике призлы урын яулады: I урынны Ашурова Шоира, II урынны Маликова Хәдичә алды.
Исегезгә төшерәбез, бәйгедә бөтен Россиядән 23 катнашучы көч сынашты. Ун катнашучы Чечен Республикасыннан, ә калганнары Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, Новосибирск, Самара, Ростов өлкәләреннән, Дагыстаннан һ.б. килгән иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рамазан ае алдыннан Татарстан мөфтияте республикада яшәүчеләрне федераль дәрәҗәдәге конкурска җибәрү өчен сайлап алу этабын уздырган иде.