Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле мөхтәсибәтләрендә халык белән очрашуын дәвам итә. Изге Рамазан аенда бу очрашулар ифтар форматында оештырыла. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә кешеләре генә түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр җыела.
Бүген, Рамазан аеның 21нче көнендә (21нче мартта), Мөфти Камил хәзрәт Чаллы мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Биредә ул беренче чиратта Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән очрашты, аннары шәһәр мәчетләре имамнары белән аерым очрашу үткәрде. Камил хәзрәт дини вәзгыять һәм мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты.
Мөфти хәзрәт дин кардәшләр белән очрашуны шәһәр башлыгы тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесендә дәвам итте. Мөхтәрәм кунаклар арасында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, мәчет активистлары һәм волонтерлар, эшмәкәрләр һәм оешма җитәкчеләре, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре – барлыгы 300 кеше бар иде.
Күркәм гадәт буенча, ифтар Коръән уку белән башланды. “Чаллы Яр” мәчете имамы Рамазан хәзрәт Идрисов аятьләр укыды, ә аннары Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.
Камил хәзрәт авыз ачу мәҗлесе барышында изге Рамазан ае һәм аның ахыргы 10 көненең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде.
Ул шулай ук 2025нче елның Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы дип игълан ителүен искә төшереп үтте.
Ифтар ахырында бар җыелган халык Мөфти белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булучылар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, махсус хәрби операция башланганнан Чаллы мөхтәсибәте солдатларга гуманитар ярдәм җыеп тапшыра.
Моннан тыш, мөхтәсибәт СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашулар оештырды – алар өчен “Коръән ашы” һәм ифтарлар үткәрелде. Әлеге чараларда һәлак булган солдатларның тол хатыннары һәм әти-әниләре катнашты.
Фотосурәтләр: Чаллы мөхтәсибәте.