Бүген, Рамазан аеның 28нче көнендә (28нче мартта), Нәзарәттә Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков булып китте. Мөфтияттә аны Татарстан мөселманнары башлыгы, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.
Мөхтәрәм кунак һәм Мөфти Татарстан һәм Казахстан халыклары арасында дин, тел һәм тарихи яктан элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыклап, хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Җитәкчеләр билгеләп үткәнчә, мондый хезмәттәшлек мәдәни аңлашуны тирәнәйтергә һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Очрашуда Генераль консул Камил хәзрәтне Татарстан Мөфтие вазифасына кабаттан сайлануы белән тәбрикләде, әлеге җаваплы вазыйфада аңа уңышлар теләп, ислам диненә хезмәт итүдә Аллаһы Тәгаләнең Үзе ярдәмче булуын теләде.
Консул Камил хәзрәтнең Мөфти булып сайлануын – хәзрәтнең абруе хакында исбатлаучы, Татарстанның чәчәк атуына ярдәм итүче лаеклы карар булуы хакында ышанычын белдерде.
Ул шулай ук Диния нәзарәте һәм Мөфти эшчәнлеген күзәтеп баруын, Камил хәзрәтнең абруйлы карарларын һәм фикерләрен югары бәяләвен билгеләп үтте. Моннан тыш, консул Татарстанның үсеш моделе Казахстан тәҗрибәсе белән охшаш булуы хакында җиткерде.
Җитәкчеләр Татарстан һәм Казахстанда яшәүче тугандаш халыклар арасында элемтәләрне ныгыту юнәлешендә киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итү хакында килеште.