Мөфти Камил хәзрәт ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин белән очрашты

14 апрель 2025 ел 15:14
Мөфти Камил хәзрәт ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин белән очрашты

Бүген, шәүвәл аеның 16нчы көнендә (14нче апрельдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин белән очрашты. Фикер алышу барышында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме чаралары кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Җитәкчеләр 2025нче елга ниятләнгән чаралар планы хакында фикер алышты. Очрашуда шулай ук ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.

Марат Гатин агымдагы елның маенда Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышын әзерләү һәм уздыру барышы турында мәгълүматлар белән уртаклашты. Җитәкчеләр чараның планы һәм программасы, шулай ук оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт кунакка кулъязма Коръәннең сигнал нөсхәсен тәкъдим итте һәм проектны гамәлгә ашыруның агымдагы этабы турында сөйләде: Марат Илшат улы кыска гына вакыт эчендә кулъязма Мөсхәфне әзерләү комиссиясе утырышында катнашты, аның әгъзалары бу көннәрдә текстны тикшерү белән шөгыльләнә. Әлеге проект Россиядә Коръән гыйлеме һәм Россия ислам дини фикере өчен зур фәнни әһәмияткә ия.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100