Җөмәдәл-ахыр аеның 21нче көнендә (11нче декабрьдә) Казанның Мәрҗани мәчетендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында җыелыш узды. Очрашу барышында катнашучылар мәчетләр каршындагы курслар һәм дини белем бирү оешмалары программалары кысаларында татар теле дәресләрен оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Җыелышта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук методистлар, тел белгечләре, татар теле укытучылары катнашты.
Җыелышта катнашучылар мәчет каршындагы курслар кысаларында балалар өчен татар теле дәресләрен оештыру мәсьәләләрен карады. Көн тәртибендә уку вакытлары, дәресләрне үткәрү өчен төп мәйданчыклар, укытучыларга һәм уку-укыту материалларына таләпләр каралды. Дәресләр өчен кирәкле басма әсбаплар сайлауга аерым игътибар бирелде.
Әлеге дәресләр мәчеткә йөрүче балаларның һәм яшүсмерләрнең сөйләм телен баетыр дип көтелә. Дәресләр яшь буынның тел күнекмәләрен үстерүгә һәм мәдәни мирас белән танышуга юнәлтелгән.


















