Татарстанда VII Төбәкара «Сәфәр» мөселман форумы башланды

07 гыйнвар 2026 ел 17:00
Татарстанда VII Төбәкара  «Сәфәр» мөселман форумы башланды

Бүген, 7 гыйнварда, Әлмәт шәһәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Төбәкара  «Сәфәр» мөселман форумы башланды, анда бөтен Россиядән 50 мөселман катнаша. Әлмәт мөхтәсибәте теләктәшлегендә уза торган проектта Проектта Үзбәкстан,  Чиләбе, Краснодар, Башкортостан Республикасы, Санкт-Петербург, Төмән һәм Самарадан, Казаннан, Татарстан Республикасы шәһәр-районнарыннан 30 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге мөселманнар, шул исәптән, гаиләле парлар катнаша.Тантаналы ачылышта аларны Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин сәламләде. Ул мондый форумнарның мөселман өмиәтен берләштерүен билгеләп үтте. 

2026 елда Форум "Күкләр сере" дигән темага багышлана. «Сәфәр» форумы белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы булып тора. Елдагыча Форум дини белемнәр алырга һәм үз сорауларыңа җавап табарга мөмкинлек бирә.  Чарада катнашучылар Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә һәм Әлмәт Җәмигъ мәчетендә чакырылган остаз теолог, китаплар авторы, Нәзарәтнең дәгвәт бүлеге хезмәткәре Мөхәммәдрәсул Гыймбатовтан дәресләр алачак. 

Алар шулай ук Галәм турында гыйлемнәрне Коръән аша караячак, аятьләрне раслаучы фәнни фактлар белән танышачак, бу хакта фикер алышачак. Шулай итеп, алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылган мәхлүкат темасын - лекцияләр, диалоглар һәм уйланулар аша ача, шулай ук рухи көч туплый һәм яңа казанышларга йөз тота алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы