Каһирәдә БИА һәм "Әл-Әзһәр"университеты хезмәттәшлегенең юл картасын имзаладылар

21 гыйнвар 2026 ел 08:48
Каһирәдә БИА һәм "Әл-Әзһәр"университеты хезмәттәшлегенең юл картасын имзаладылар

Каһирә шәһәрендә Ислам эшләре буенча Югары шураның 36 нчы Генераль халыкара конференциясе дәвам итә. Җыен кысаларында БИА һәм "Әл-Әзһәр"университеты арасындагы хезмәттәшлекнең Юл картасын имзаладылар. Документка әлеге уку йортлары ректорлары – Сәләм Дауд һәм Фәрхәт Хөснетдинов кул куйды. Тантанада Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Россиянең Баш мөфтие һәм Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, БИАны гамәл куючыларның берсе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, БИАны гамәл куючыларның берсе Камил хәзрәт Сәмигуллин, БИА мөгаллиме Саиф әл-Асри катнашты.

Юл картасында укытучылар һәм студентлар белән алмашу, уртак тикшеренүләр, уникаль китапханә ресурсларына керү һ. б. турында әйтелгән. Документ «Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме теләктәшлегендә имзаланды һәм Россия һәм Мисырның дин галимнәренең академик элемтәләрен ныгытачак.

Моннан тыш, Югары шураның Генераль халыкара конференциясе делегатлары Әл-Әзһәрнең Баш имамы, Шәех Әхмәд әт-Таййиб белән очрашты. Татарстан делегатлары бу әңгәмәдә катнашты, аның барышында дөньяның төрле илләреннән килгән мөселман дин галимнәре традицион ислам мәгарифен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Татарстаннан килгән җитәкчеләр Мисырның дин эшләре буенча министры шәех Үсәмә әл-Әзһәри белән дә очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы