Югары Ослан мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

09 февраль 2026 ел 11:15
Югары Ослан мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

Югары Ослан авылының Җәмигъ мәчетендә район имамнарының чираттагы җыелышы булып үтте. Әлеге чарада районның барлык имамнары, хакимият, хокук саклау органнары, Ак Барс Банкы вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу гадәттәгечә Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланып китте. Аннары Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм Рамазан аена әзерлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Җыелышта катнашучылар деструктив көчләргә һәм террорчылыкка каршы тору, шулай ук балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты. Ак Барс Банк вәкиле имамнарга һәм катнашучыларга ислам банкингының яңа мөмкинлекләре турында сөйләде.

Аннары районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Надежда Пичугина чыгыш ясады. Ул террорчылык һәм экстремизм күренешләрен профилактикалау мәсьәләләрен, шулай ук әлеге күренешләр күзәтелгәндә күрелергә тиешле чараларны җентекләп яктыртты. Моннан тыш, Надежда Валерьевна гамәлдәге законнар нигезендә дини учреждениеләр өчен мәҗбүри булган норматив-хокукый документлар турында мәгълүмат бирде.

Чара Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эш бүлеге җитәкчесе Ленар Мәрдегалимов һәм полиция бүлеге начальнигы Раил Галимов чыгышлары белән дәвам итте. Аларның һәркайсы үз өлкәсендә профилактика эшчәнлегенең төп мәсьәләләрен яктыртты. Очрашу барышында имамнар сорауларын бирде һәм тиешле консультация алды.

Имамнар җыелышының йомгаклау өлешендә Рамазан аен үткәрүгә, өлкәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен ифтарлар оештыруга, район мөхтәсибәте мәхәлләләре арасында мәчетләр бизәлеше буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Фотосурәтләр: Югары Ослан мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы