Риза Фәхреддин мирасы белән сәләтле балалар кызыксына

15 август 2014 ел 08:40

Күренекле дин галиме,  мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан уздырыла торган чаралар кысаларында“Сәләт-Чаллы” җәйге аланында ял итүчеләр  галимнең туган ягы Әлмәт районы Кичүчат авылында мәдәни-гыйльми фестивальгә җыелдылар. Аларга Кичүчат, Мәмәт,  Әлмәт шәһәренең 1 нче  мәктәп һәм Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучылары да бик теләп кушылдылар. Данлыклы Кичүчат җирлегендә узучы әлеге фестивальнең Әлмәт районы башлыгы М.Салихов, "Татнефть" ААЖ җитәкчелеге,  Кичүчат авылы имам-хатыйбы Мисхәт хәзрәт Садриев һәм башкаларның кайгыртучанлыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә узуын да билгеләп үтми мөмкин түгел.

14 августта  фестивальне ачу тантанасында Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенен хәер-фатихасын биреп, Р.Фәхреддиннең туган җирендә җыелу -   галимебезне данлау, аның мирасын таныту дип билгеләп үтте.”Һәр кешегә сәләт бирелгән. Аллаһы Тәгалә аны ачарга, күрсәтә белергә насыйп итсен”, - дип, ул фестивальдә катнашучыларга күңел көрлеге, иман байлыгы, күтәренке кәеф, сәламәтлек теләде. “Сәләт” татар яшьләр оешмасына нигез салучы, ТР Фәннәр академиясе  вице-президенты, КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов,  ТР ФА Ш.Мәрҗәни ис.Тарих институты фәнни-тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин һәм башкалар әлеге чарада  Р.Фәхреддин мирасы белән танышу, аны өйрәнүнең әһәмиятле булуын ассызыкладылар. Сәләтле балалар һәм яшьләрнең талантларын ачу, үстерү белән шөгыльләнүче  “Сәләт-Чаллы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрит Мөдәрисов фестиваль программасының бик бай булуын йтеп узды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана