Мөфти Әл-Мостафа халыкара университеты вәкилләре белән очрашты

06 август 2014 ел 13:34
Мөфти Әл-Мостафа халыкара университеты вәкилләре белән очрашты

Бүген мөфти Әл-Мостафа (Иран, Кум) халыкара университетының Россиядәге вәкилләре белән очрашты. Университет вәкиле Хәмит Реза Сулки уку йорты хакында сөйләде. Аерым алганда, ул университетның хәнәфи мәзхәбе буенча белгечләр әзерләү юнәлеше, төрле телләр курслары турында мәгълүмат бирде. Ул мөфтине шәхсән уку йортына килергә һәм уку-укыту программалары белән университетта якыннан танышырга чакырды.  Университет эмблемасы төшерелгән бүләк һәм университет турындагы китаплар бүләк итте.

Татарстан мөфтие үз чиратында нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләп, кунакка "Хузур" нәшрият йорты чыгарган китапларны бүләк итте.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана