Рамазан дәвамында һәм бигрәк тә, изге айның соңгы көннәрендә республика мөселманнары арасында зәкят һәм сәдака бирүчеләр саны артты. ТР МДНнең "Зәкят" хәйрия фонды zakyatrt.ru сайтында бу хакта хисап урнаштырылган.
"Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре, шулай ук фондка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр зәкят түләүчеләргә үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр. Нәкъ менә зәкят акчалары бит авыр хәлдә калучыларга, мохтаҗларга тотыла. Менә шундыйларга ярдәм кулы сузганнарның үзләренә дә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен, бәрәкәт бирсен!