Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр белән бергә шушы көннәрдә генә 90 яшен билгеләп үткән Рәшидә абыстайда кунакта булды.
Камил хәзрәт Рәшидә апа Исхакыйны Ураза бәйрәме һәм туган көне белән котлады. Мөфти күп еллар дәвамында халыкка дин кыйммәтләрен җиткереп яшәүче һәм республикада Ислам үсешенә зур өлеш керткән абыстайга рәхмәтләрен белдерде, саулык-сәламәтлек теләде. Хәзрәтләр Рәшидә абыстайга истәлек бүләген дә тапшырдылар.
Абыстай үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып, яшь дин әһелләренә сабак биреп алырга да өлгерде. Аларны 1990 елдан бирле нәшер ителеп килгән китаплары белән таныштырды. Хәлен белеп күңелен күргәннәре өчен рәхмәт әйтте, бәһасез киңәшләрен бирде, дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.
Рәшидә абыстай Арча районының Күпербаш авылында 1924 елның 20 июлендә дөньяга килгән. Унынчы бала булып туган Рәшидә сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Бала чакта ук дини тәрбия ала. Аннары 40 елдан артык мөгаллимә булып эшләп, дини гыйлемен республикабыз хатын-кызларына җиткерә. Совет чорында бу эшләрне ул Тынычлык бистәсендәге өендә яшерен рәвештә генә башкара. Үзгәртеп кору елларыннан соң мәчетләрдә укыта башлый.
Рәшидә абыстай 5 кыз һәм бер малай үстерә. Улы Госман Исхаков озак еллар республика мөфтие булды. Тагын бер элеккеге мөфти Габдулла Галиуллин Рәшидә абыстайның кияве.
Бүгенге көндә Рәшидә абыстайның шәҗәрәсен 120 оныгы һәм тораны дәвам итә.