23 июльдә Татарстан мөслимәләр берлеге 100гә якын мөселман хатын-кызын ифтарга җыйды. Алар арасында дин юлында зур тырышлык куйган өлкән яшьтәге абыстайларыбыз, мәчет-мәдрәсәләрдә дин сабакларын укытучы мөгаллимәләр, иганәчелек белән шөгыльләнүче эшкуар мөслимәләр, оныкларын үстерүче әбиләр һәм башкалар бар иде. Татарстан мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина мәҗлесне ачып, катнашучыларны рамазан ае белән тәбрикләде. “Ифтарлар ул дустанә мөнәсәсбәтләрне ныгыту һәм бер-беребезгә ихтирам, игътибар күрсәтү ниятеннән оештырыла. Мәҗлестә яңгыраган вәгазьләр исә һәркайсыбыз күңеленә бер дини нур бирә. Шул Ислам нурын гаиләләребезгә алып кайтырга, балаларыбызга тапшырырга язсын”, - дигән теләкләрен җиткерде.
Мәҗлес мөхтәрәм дин әһелләренең Коръән укулары, җылы вәгазьләре белән үрелеп барды. ТР МДНнең “Хәләл” комитеты хезмәткәре Ирек хәзрәт Җиһаншин Коръән укыды, имам Рөстәм хәзрәт Ясәвиев үтемле итеп рамазан ае һәм кадер кичәсе хакында вәгазьләде. Татар халкының олуг шәхесе Миңгол Галиевнең мөнәҗәтләр әйтүе мәҗлескә өстәмә бер ямь бирде.
Әлеге ифтарга мөслимәләрне хөрмәт итеп һәм аларга үзләренең теләк-ниятләрен җиткерергә дип, Президент Аппараты, шәһәр хакимияте һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы һәм башкалар килде.
Мәҗлес кысаларында Наилә ханым бүгенге көндә ялгыз гына оныгын үстерүче ханымга хәйрия ярдәме күрсәтергә ниятләүләрен җиткерде. Чарага әлеге ханым да чакырылган иде. Аңар хәйрия ярдәме күрсәтелде.