"Хузур" нәшрият йорты танылган дин галиме Вәлиулла хәзрәт Якуповның рус телендә «Ханафитский мазхаб, его значение и актуальность» ("Хәнәфи мәзхәбе, аның мәгънәсе һәм мөһимлеге") дип аталган китабын нәшер итте. Мәгълүм булганча, узган ел нәзарәт тарафыннан "Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр" китабы чыгарылган иде.
Хәнәфи мәзхәбенең асылы төшендерелгән яңа китап нәзарәт тарафыннан игълан ителгән "Гореф-гадәтләрне торгызу" елы кысаларында "Иман" нәшрияты белән берлектә бастырылды. Китап 2 мең данә тираж белән дөнья күрде.