Мөфти Түбән Камада

16 июль 2014 ел 10:58
Мөфти Түбән Камада

15 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Камага эшлекле сәфәр кылды. Мөфти хәзрәтләре район мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты, шәһәр мэры белән очрашты һәм ифтар ашында катнашты.

Камил хәзрәт шәһәр мэры Айдар Метшин белән Җәмигъ мәчетендә очрашты. Әлеге чарада Түбән Кама мөселманнарына кагылышлы мөһим сораулар хакында сөйләшенде. Шулай ук сүз Гагарин урамында алып барылган мәчет төзелешен тәмамлау хакында барды. Әлеге иман йортын төзеп бетерергә акча табу һәм төзелешне тизләтү кирәклеге ассызыкланды. Әлеге мәчеттән тыш Түбән Камада тагын бер иман йортын төзү нияте бар. Район мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Камил хәзрәтне һәм Айдар Метшинны мәчетләрнең төзелеш проектлары белән таныштырды. 

Очрашу вакытында мөфти шәһәр мэрына мөселманнар белән хезмәттәшлеге һәм җирлектә башкарган күркәм эшләре өчен рәхмәтен белдерде. "Хузур" нәшрияты әзерләп бастырган китапларны бүләк итте. 

Шуны да әйтергә кирәк, чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге директоры  Азат Гайнетдинов катнашты. 

Кич исә мөфти һәм мөхтәрәм кунаклар катнашында "Рамазан шатры"нда олуг ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарга 650  мөселман кардәшебез җыелган иде. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана