Кабан арты мәчетендә балалар өчен «ZURИФТАР» узды

15 июль 2014 ел 13:32

Башкаланың Казан арты мәчете Дәрвишләр бистәсендәге 11 нче балалар интернат йортында тәрбияләнүче 70 бала катнашында «ZURИФТАР» дип аталган ифтар мәҗлесе оештырды. 

Кичке намаз вакыты җиткәнче мәчет имамнары балаларны каршылап вәгазь сөйләделәр,  аларга рамазан ае, ураза тоту хакында җиткерделәр. Изге рамазан аенда яхшылыклар кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, бәләкәчләргә ярдәм итәргә нәсыйхәтләделәр.  

Кичке намаздан соң имамнар һәм балалар зур бер гаилә булып, ифтар табыны артына утырдылар. Балаларга көтелмәгән бүләк - шоколад фонтаны да әзерләнгән иде. 

Ифтарда мәчет мәхәлләсе мөселманнары, балалар бергәләп дога кылдылар, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, сабырлык, иман сорадылар. 

8 июльдә Кабан арты мәчете имамнары Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Икенче республика ифтарына да алып килгәннәр иде.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана