Өлкәннәргә игътибар һәм җылы сүз кирәк

02 июль 2014 ел 14:56
Өлкәннәргә игътибар һәм җылы сүз кирәк

ТР МДНнең  хәйрия бүлеге һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләре Казанда яшәүче сугыш ветераны, икенче төркем инвалид Гөлчирә апага, рамазан белән котлап, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Хәйрия бүлеге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге апага даими ярдәм күрсәтергә тырышалар, аңар төрле ризыклар алып баралар. Әби үзе дә яшьләр белән бик теләп аралаша. Бу юлы да ул кунакларга үзенең тормыш юлы, эшләре хакында бөртекләп сөйләде. Өлкәннәргә бит кайчак игътибар һәм җылы сүз дә бик зур бүләк. 

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Гөлчирә апа дин кушканча яшәп, ураза тотарга да тырыша. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана