26 июньдә Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә, М-7 юлының 790 нчы чакрымында яңа мәчет ачыла. "Сәфәр" мәчете иганәчеләр көче белән бер ел эчендә төзелгән.
Шулай ук, 26 июньдә Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла. Әлеге иман йорты авыл халкы көче һәм иганәче Рифгат Сафин ярдәмендә салынган. Биредә имам булып Фатих хәзрәт Хәйретдинов эшли. Карабаш авылы “Карабаш тәҗвиде” белән данлыклы. “Карабаш тәҗвиде”н имам Габдрахман Карабаши язган. Бу китап татар халкының чит илләрдә-җирләрдә таралган һәм төрки халыкка Коръәнне укырга өйрәнергә булышкан рухи мирас ядкаре булып тора.
Арча районының Урта Пошалым авылы халкы да рамазан ае алдыннан иман йорты ачылуга сөенә. Арчаның 78 нче мәчете ачылу тантанасында баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка кунаклар катнашуы көтелә.
Җомга көнне, 27 июньдә исә Чирмешән районында яңа иман йорты эшли башлаячак.
Республикабыз авылларында мәчетләр авыл халкын җыеп, бәйрәм мәҗлесләре оештырып ачыла. Әлеге күркәм дини чараларда Коръән укыла, догалар әйтелә.