ТР МДН делегациясе Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров җитәкчелегендә Мәскәү сабантуенда катнашты. Сабантуй Мәскәүнең "Коломенское" паркында уздырылды.
Милли бәйрәмдә нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йортының күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Теләгән һәркем дини китапларны күпләп сату бәясеннән ала алды.
Шуны билгеләп узарга кирәк, быел Мәскәүдә сабантуй мөселман кануннары буенча узды, шул сәбәпле спиртлы эчемлекләр сату тыелган иде. Ә милли бәйрәмебезне ачу тантанасында Мәскәү шәһәре милли мәдәни автономиясе рәисе Ринат Мөхәммәдиев җыелган халыкны дүрт телдә: татар, башкорт, рус һәм крым -татар телләрендә сәламләде.