20 июньдә Мөселман яшьләре берлеге мөслимәләренең чираттагы җыелышы була. Мөслимәләр җомга көнне бергә җыелып, татар милли костюмы коллекцияләре үрнәкләрен эшләргә ниятлиләр. Дизайнер дәресеннән соң хатын-кыз аң үзенчәлекләренә кагылышлы психология фәне белән бәйле курс үткәрелә.
Мөслимәләр клубын психолог һәм мөселман киемнәре дизайнеры Фәкия Ларина алып бара.
Дәресләр бары хатын-кызлар өчен түләүсез оештырыла. Алдан язылу өчен телефон: 8 937 009 20 92 (Фәкия).