Нәзарәт тарафыннан Болгарга автобусларда алып бару оештырылды

16 июнь 2014 ел 13:35
Нәзарәт тарафыннан Болгарга автобусларда алып бару оештырылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  Казаннан һәм республиканың төрле районнарыннан мөселманнарны Изге Болгар җыенына алып баруны оештырды. Болгарга барырга теләүчеләр "Болгар", "Мәрҗани", "Гаилә", "Ярдәм" мәчетләре, нәзарәт яныннан дистәләгән автобусларга утырып юл тоттылар. 

"Ярдәм" мәчете тарафыннан күзләре күрмәүчеләргә һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнарга да җыенда катнашу мөмкинлеге булдырылды. 

"Без тарихи шәһәр Болгарга беренче тапкыр бардык һәм җыенда катнаштык. Нәкъ менә Татарстанда ике тарихи үзәк - Болгар һәм Свияжск үсеш алуы сөендерә. Чараларны оештыручыларга инвалидлар рәхмәтле", -диде Казан шәһәренең Юдино бистәсе инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе  Татьяна Николаева.

Шулай ук Татарстан районнары мәчетләре мөселманнарны Болгарга килер өчен транспорт белән тәэмин итә алды. Шулай итеп, меңләгән мөселманнар бабаларыбызның ислам динен кабул итүенә багышланган җыен шаһитлары булдылыр. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана