11 июньдә Россия мөселман яшьләре берлеге "Tiger Fight Gym" спорт клубы белән берлектә мастер-класс уздыра. Мөселман яшьләренә дөньякүләм танылган спортчы Баһаутдин Габбасов мастер-класс күрсәтәчәк. Әлеге спортчы 9 мәртәбә Россия, 6 мәртәбә дөнья чемпионатында җиңгән.
Танылган спортчы республикага беренче тапкыр килә, шуңа күрә спорт чарасына кадәр берлек вәкилләре кунакка Казанны күрсәтәчәкләр, Татарстанда ислам таралуы тарихы турында сөйләячәкләр.
Мастер-класс Казанның 108нче спорт мәктәбендә уздырыла. Мәктәп Карьер бистәсендә урнашкан. Спорт чарасын ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак.
Баһаутдин Габбасов яшь егетләргә саклану ысулларын күрсәтер, спорттагы уңышлары һәм диннең рухи һәм физик чыныгу алуда роле хакында сөйләр, сорауларга җавап бирер дип көтелә.
«Tiger Fight Gym» спорт клубы директор Тигран Аюбов әйтүенә караганда, чарада катнашкан сәләтле яшьләргә үзләренең спорт клубларында бушлай шөгыльләнү, шулай ук төрле ярышларда катнашу мөмкинлеген тудыру каралачак.
Мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров берлек тарафыннан мастер-класс икенче мәртәбә оештырылуы хакында җиткерде. Май аенда яшьләр кикбоксинг буенча чемпион Тигран Аюбов белән очрашкан иде. “Алга таба да спорт чараларын үткәрүне дәвам итәчәкбез. Спорт ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап һәм ислам кыйммәтләрен дә җиткереп була”, - дип саный Марсель Сабиров.
Чарага керү ирекле.
Үткәрү урыны: Карьер бистәсе (Казан), мәктәп №108
Үткәрү вакыты: 11.06.2014, сәгать 17:00дә башлана
Элемтәләр өчен телефон: 8 904 666-66-19 (Марсель)