"Хузур" нәшрият йорты "Изге Болгар җыены" якынлашып килгәндә "Тәварихы Болгария" китабын нәшер итте. Рухи мирасыбызның бер ядкаре саналучы китапның авторы - дин белгече, мәгърифәтче Таҗеддин Ялчыгол (1768-1838). Шуны әйтергә кирәк, "Хузур" нәшрият йорты Ялчыгол иҗатына икенче мәртәбә мөрәҗәгать итә. Ел башында Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабын чыгарды.
Татарлар арасында популяр булган һәм үзенчәлекле фәнни фикерләр, бәхәсләр уяткан "Тәварихе Болгария"дә язылганнар бүгенге көндә дә үзенең мөһимлеген югалтмый. Шуны да әйтергә кирәк, бу әсәр хакында заманында Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов үз фикерләрен белдерәләр, шулай ук М. Госманов, Ә. Хәйри, М. Әхмәтҗанов кебек галимнәребез фәнни яктан тикшерәләр.
1917 елга кадәр (1870-1902) "Тәварихе Болгария" китабы дүрт тапкыр басыла. Соңгы мәртәбә аны 1999 елда мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов нәшер итә.
Нәзарәт игълан иткән "2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы кысаларында бастырылган "Тәварихы Болгария"нең яңа басмасын һәм "Хузур" чыгарган башка китапларны "Изге Болгар җыены"нда алырга мөмкин булачак. Нәшрият йорты 14 июньдә Болгарда беренче тапкыр дини китап ярминкәсен уздыра. Ярминкәдә "Хузур"ның, шулай ук Россия һәм БДБ илләренең алдынгы нәшриятлары китаплары тәкъдим ителер дип көтелә.