Нәзарәткә дини мәгариф өлкәсе вәкилләре җыелды

05 июнь 2014 ел 17:01
Нәзарәткә дини мәгариф өлкәсе вәкилләре җыелды

Бүген ТР МДНнең дини  һөнәри мөселман мәгарифе учрежденияләре уку-укыту - методик берләшмәсенең эш төркеме киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге белгечләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашты.  Дини мәгариф өлкәсе вәкилләре мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты турында сөйләштеләр. 

ТР МДН фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина  мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты һәм укыту планнары белән таныштырдылар. Эш төркеме әгъзалары "Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле" юнәлеше буенча (башлангыч һәм урта әзерлек)  урта һөнәри дини белем стандартларын һәм якынча уку планының соңгы вариантын кабул иттеләр. 

Шулай ук эш төркеме мәдрәсәләрдә укытылачак программалар турында фикер алыштылар. Мәдрәсәләрнең мөмкинлекләрен бәяләделәр.  

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана