Төркиядән кайткан Курсавилар мирасы ядкаре нәшер ителде

30 май 2014 ел 10:40

Танылган татар дин галимнәре, зур рухи мирас калдырган Курсавилар авылы – Арча районы Урта Курса авылында 31 майда яңа иман йорты ачыла. “Мөхәммәдвафа” мәчетен ачу бәйрәме  күп сандагы кунаклар, җирле халык катнашында үтәр дип көтелә.

Шунысы да әһәмиятле, бу көнне иман йорты белән бергә динебезгә хезмәт иткән Курсавилар мирасы ядкаре халкыбызга кире кайтарыла, дип әйтергә мөмкин. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядән алып кайткан хәдисләр җыентыгы нөсхәсе - "Китаб ар-Рикак" “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләп, укыр өчен җиңеләйтелеп бастырылды. Хәдисләр җыентыгын танылган татар дин галиме, шәех Габденнасыйр Курсавиның бертуганы – шәех әл-Җәлил Габделхалик ибн Ибраһим әл-Курсави туплаган. Әлеге  шәхесләрнең мөриде булган Әбел-Хәсән Гатаулла ибн Мөхәммәд әл Курсави җыентыкны шәрехләгән, ягъни хәдисләргә аңлатма биргән. Китапны “Хузур” нәшрият йорты нәзарәт тарафыннан игълан ителгән “2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” кысаларында нәшер итте һәм мәчет ачу бәйрәмендә тәкъдим итә.

Шәех әл-Җәлил Габделхалик ибн Ибраһим әл-Курсавиның гарәпчә язылган хәдисләр җыентыгы инкыйлабка кадәр татарлар арасында иң киң таралган дини китапларның берсе була. “Динебез кыйммәтләрен, үзенчәлекләрен аңлаткан бу хәдисләр җыентыгы мәдрәсәләрдә дәреслек буларак кулланылган. 2014 ел - нәзарәт тарафыннан игълан ителгән дини гореф-гадәтләрне торгызу елы буларак үткәрелә. Менә шушы елда тагын бер ядкарәбезне халыкка кайтару - безнең өчен бик мөһим. Галим бабаларыбыз мирасын күп илләрдә беләләр, хәзер дә өйрәнәләр. Безгә аларны мәдрәсәләребезгә дә, Татарстанга да кире кайтарырга кирәк”, - дип саный мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

   

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана