Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Күвәйт вәкилләрен кабул итте. Күвәйтнең ислам һәм вакф эшләре министрлыгы каршында эшләүче "Сираҗ мөнир" үзәге җитәкчесе Абдуллаһ әл-Камәли җитәкчелегендәге делегация килде. Чит ил кунаклары мөфтият эшчәнлеге белән таныштылар, аларны бигрәк тә нәзарәт тарафыннан тормышка ашырыла торган дини мәгариф системасы проектлары кызыксындыра.
Мөфти кунакларга республика мәдрәсәләре, нәзарәтнең уку программаларын төзү белән шөгыльләнүче Уку-укыту методик берлеге хакында сөйләде, онлайн-медресә «Байт аль-Хикма» белән таныштырды.
Күвәйт вәкилләре Казанда Россия ислам институты белән Күвәйт министрлыгы арасында алып барылган хезмәттәшлек кысаларында эш йөртәләр.