"Ак мәчет" мәдрәсәсендә дипломнар тапшырылды

28 май 2014 ел 09:08
"Ак мәчет" мәдрәсәсендә дипломнар тапшырылды
“Ак мәчет”тә чираттагы чыгарылыш 27 майда Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсенең читтән торып һәм кичке уку бүлекләрендә укучы ирләр төркемнәрендә чираттагы чыгарылыш булды. Бу көнне мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли кулыннан җәмгысе 15 кеше өч еллык курсларны уңышлы үзләштерүе хакында дипломнар алды. Мәдрәсәне тәмамлаучыларның күпчелеген авыл имамнары тәшкил итә. Алар җөмһүриятебезнең Көнчыгыш төбәгеннән һәм Башкортостан республикасыннан. 
 
 ҮДО – Татарстн мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Руслан хәзрәт Таһиров тантана сәбәпчеләрен ошбу истәлекле вакыйга белән котлап, гыйлемнең әманәт итеп бирелүе хакында да искәртте. Ягъни мәдрәсәне тәмамлаучылар биредә 
үзләренә туплаган гыйлемнәрне башкаларга таратырга бурычлы булып калалар. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да үзенең котлау чыгышында шул якка игътибар бирде. Ә мәдрәсәне тәмамлаучылар, үз чиратында, ошбу уку йорты, аның мөгаллимнәре адресына күп җылы сүзләр әйттеләр. Башкортостанның Балтач районыннан Рәдиф хәзрәт: “Ак мәчет” мәдрәсәсендә чын-чынлап күзләрем ачылды,”- дип белдерде. Кукмара районының Каенлык авылы имамы Нәкыйп хәзрәт Хәлитов болай ди: “Аллаһы Тәгалә ошбу мәдрәсәгә китерде. Моңа кадәр Кукмара башлангыч мәдрәсәсен тәмамлаган идем. Әмма барыбер күңелдә сораулар калган иде. Аларга җавапны “Ак мәчет” мәдрәсәсендә таптым.”  Арада: “Без мәдрәсәгә килгәндә намазларны да аера белми идек,”- диючеләр дә булды.  Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли әйтүенчә, әле мондый тантана дәвам итәчәк: 2 июньдә мәдрәсәнең читтән торып һәм кичке бүлекләрен тәмамлаучы 30 мөслимәгә дипломнар тапшырылачак.
 
Тантанадан соң мәдрәсәне тәмамлаучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана