Яңа Татар бистәсе зиратының үзенчәлекле картасы эшләнде

06 май 2014 ел 16:24
Яңа Татар бистәсе зиратының үзенчәлекле картасы эшләнде

“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге югары  мөселман мәдрәсәсе  “Казанның Яңа Татар бистәсе зираты” дип аталган тарихи зиратның үзенчәлекле картасын ясады. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, картага нигез итеп, зиратның 1964 елда эшләнгән схемасы алынган. Картада һәр мөселман руханиеның кайда җирләнгәне күрсәтелгән. Шулай ук зиратта аларның каберлеге янына айлы маяк урнаштырылган. Яңа Татар бистәсе зираты — XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән каберлек, 24 гектар җирне били. Каберташларына гарәп, латин һәм кирилл шрифтлары белән язылган. Күп еллар дәвамында зират Казан татарларының төп каберлеге булып торды, бүгенге көндә урын булмау сәбәпле яңа каберләр казылмый, диелә карта-белешмәлектә.

“Зиратта җирләнгән дин әһелләре, мәгърифәтчеләр, динебез өчен тырышкан шәхесләр хакында белешмәлек булдыру уе күп еллар элек барлыкка килгән иде. Шулай бервакыт, шактый мәгълүматлы бер хәзрәт белән сөйләшеп торганда, Мәрҗанинең кайда күмелгәнен сорагач, ул югалып калды. Без, имамнар, шәкертләр мондый олуг шәхесләребезнең хезмәтен дә, аларның кайда җирләнүен дә белергә һәм алар рухына догаларыбызны кылып торырга тиешбез”, - ди Ильяс хәзрәт.  Мәгълүм булганча, мәдрәсә бик күркәм бер чара үткәрүне гадәткә кертте. Тугыз ел дәвамында май аенда республика һәм чит төбәкләрдән килгән бер төркем дин әһелләре зиратка килеп остазлары рухына дога кыла. Быел бу чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында 3 майда уздырылды. Дин әһелләрә зиярат кылгач, мәдрәсәгә кайттылар һәм динебез өчен зур тырышлыклар куйган, халкыбызга хезмәт иткән галим, мөгаллим дин әһелләре рухына багышлап, Коръән-хәтем чыктылар.

Олуг шәхесләребезне хәтердә яңартып, аларның рухларына багышлап догалар кылу бүгенге буын өчен иң мөһим гамәлләрнең берсе. Бу гамәл тарихыбызны, рухи мирасыбызны  һәм  арабыздан киткән шәхесләребезнең хезмәтен дә өйрәнергә чакыра. 

 

Картада күрсәтелгән татар зиратында җирләнгән шәхесләр - мөселман руханиларының һәм милли рухтагы зыялыларның исемлеге

1. Апанаев Мөхәммәтвәли Мөхәммәтҗан улы (1889-1922) – җәмәгать эшлеклесе, имам

2. Апанаев Габдулла Габделкәрим улы – Печән базары мәчете имамы

3. Алтынбаев Мөхәммәттаиб Шиһабетдин улы – Печән базары мәчете имамы

4. Әмирхан Мөхәммәтзариф Хөсәен улы (1853-1921) - Иске таш мәчет имамы, җәмәгать эшлеклесе

5. Әмирхан Хөсәен (1816-1893) – Иске таш мәчете имамы, тарихчы галим

6. Әхмәров Шиһабетдин Шәрәфетдин улы (1882-1966) – мәгърифәтче

7. Вәширов Таҗетдин (1831-1879) – Апанай мәчете имамы

8. Габдуллин Сафиулла (1856-1926) – Мәрҗәни мәчете имамы

9. Галиев (Баруди) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1857- 1921) – Галиев мәчете имамы, педагог, дин галиме

10. Галиев Габдрахман Мөхәммәтҗан улы (1872-1919) – Галиев мәчете имамы, педагог

11. Галиев Салихҗан Мөхәммәтҗан улы (1862-1932) – 10-нчы мәчет имамы, педагог, дин белгече

12. Галикәев Габдрахман Мөхәтсафа улы (1854-1927) – сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе

13. Галикәев Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәт сафа улы (1847-1919) – сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе

14. Галеев Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы (1832- 1909) – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыручы

15. Габделгафаров Габделвәли (1891 елда үлгән) – Әҗем мәчете имамы

16. Габделгафаров Хисаметдин Габделвәли улы (1849 1923) – Әҗем мәчете имамы

17. Закиров Шамил Зиннур улы (1945-2012) – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының директоры, җәмәгать эшлеклесе

18. Каюмов Габделхак Габделкаюм улы (1921 – 1999) – Мәрҗәни мәчете имамы

19. Максуди Әхмәтһади Низаметдин улы (1808-1941) – журналист,педагог, җәмәгать эшлеклесе

20. Мәрҗани Шиһабетдин Баһаветдин улы (1818-1889) – дин эшлеклесе, тарихчы-галим, мәгърифәтче

21. Мөхәммәтборһанетдин Мәрҗәни (1856-1916) – Мәрҗәни мәчете имамы

22. Мөштәриев Исмәгыйль Мингали улы – Мәрҗәни мәчете имамы

23. Минвәлиев Зәкәрия Минвәли улы (1936 – 2013) – имам

24. Миңнуллин Туфан Габдулла  улы (1935 - 2012) – күренекле татар драматургы, язучы, җәмәгать эшлеклесе

25. Насыйри Гәбделкаюм Габделнасыйр улы (1825-1902) – мәгърифәтче

26. Рахмәнколов Гиясетдин Хәбибулла улы (1897 елда үлгән) – Зәңгәр мәчете имамы

27. Рахматуллин Исмәгыйль – Мәрҗәни мәчете имамы

28. Сагитов Габделгани (1813-1871) – Печән базары мәчете имамы

29. Салихов Мөхәммәткасыйм Габделгалләм улы (1871-1934) – Апанаев мәчете имамы, дин галиме

30. Салихов Габделгалләм (1832-1899) – Апанай мәчете имамы

31. Салихов Мөхәммәтгариф Мөхәммәт улы (1870-1921) – Солтан мәчете имамы

32. Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы (1861-1915) – Солтан мәчете имамы

33. Садыйков Габделхак Мөхәммәтсадыйк улы (1995 – 1990) – имам

34. Саматов Габделхак Әбелгата улы (1930 – 2009) – имам, Татарстаннның Баш казые

35. Сафиуллин Әхмәтзәки (1898-1995) – Мәрҗәни мәчете имамы

36. Сәетов Мөхәммәтшакир Хөснетдин улы (1843-1904) – № 11 мәчет имамы.

37. Сәгыйтов Исхак (1838 елда үлгән) – Апанай мәчете имамы

38. Сәгыйтов Сәләхетдин (1875 елда үлгән) – Апанай мәчете имамы

39. Сәгыйтов Әхмәт (1793-1867) – Галеев мәчете имамы

40. Сәгыйтов Мөхәммәтйосыф Габдесаттар улы (1830-1909) – Галеев мәчете имамы

41. Тукай Габдулла Мөхәммәтгариф улы (1886 – 1913) – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе

42. Яруллин Габделхәбир Ярулла улы (1915 – 1994) – Мәрҗәни мәчете имамы

43. Хафизов Габделхак хәзрәт (1915-1974) – имам

44. Хайруллин Гарифулла хәзрәт – имам

45. Халидов Хаммад (1864 елда үлгән) – Зәңгәр мәчете имамы

46. Халитов Мөхәммәтзакир Хаммад улы (1893 елда үлгән) – Зәңгәр мәчет имамы

47. Халидов Әнәс Бакый улы ( 1929-2001) – филология фәннәре докторы, профессор, дөньякүләм танылган гарәп теле белегече

48. Урманче Бакый Идрис улы ( 1897-1990) – күренекле татар җәмәгать һәм сәнгать эшлеклесе

49. Габдулла Карый хаҗи

50. Гайнуллин Гарифулла хәзрәт (1894-1984) – күренекле имам, ишан.

Посещение могил известных исламских деятелей. Новотатарская слобода . г. Казань

 

Фоторепортаж - Яңа Татар бистәсе зиратында мәрхүм дин әһелләре рухына багышлап догалар укылды. 3 май, 2014

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100