Сабада Коръән укырга өйрәтүче лагерь эшләячәк

22 апрель 2014 ел 09:48
Сабада Коръән укырга өйрәтүче лагерь эшләячәк

20 апрельдә нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин Саба районында булды. Биредә ул район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм яңа төзелеп килүче "Мотыйгулла" мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөбәрәкшин белән очрашып Изге китапны укырга өйрәтүне оештыру хакында сөйләште. Май аеннан башлап, августка кадәр Сабада Коръәнне дөрес уку кагыйдәләрен өйрәтүче лагерь оештыру ниятләнелә. Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә яңа төзелеп килүче мәчет янындагы бина төзекләндерелә. Алга таба монда теләгән һәркем Коръән укырга өйрәнә алачак. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы