"Рисаләи Газизә" киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

18 апрель 2014 ел 14:52

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  Казан үзәгендә урнашкан Милли китапханәдә рухи мирасыбыз ядкаре Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабын тәкъдир итте. Татар халкының күренекле галимнәрен, дин әһелләрен, язучыларын һәм җәмәгать эшлеклеләрен җыйган презентация дин, мирас, әхлак, рухый байлык төшенчәләрен ихластан күтәргән бер мөһим чара буларак узды.  

Чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укып башлады. Аннары  мөфти барчабызга изге теләкләрен җиткереп һәм Аллаһы Тәгаләдән  рәхим-шәфкать, тынычлык- иминлек сорап, шулай ук әби-бабаларыбыз һәм күренекле дин галиме, әдип Таҗеддин Ялчыгол рухларына багышлап дога кылды. Олуг галимнең “Рисаләи Газизә” китабын нәшер итү һәм моннан тыш аны белү, уку, өйрәнү үзе бер зур мәртәбә икәнне әйтте. “Бабаларыбызның рухи мирасын торгызу, бүгенге буынга кайтару ниятеннән танылган дин әһелләренең китапларын кабат әзерләп бастырабыз. "Рисаләи Газизә"нең яңа басмасы Диния нәзарәте игълан иткән "2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы" кысаларында дөнья күрде. Киләчәктә Таҗеддин Ялчыголның башка күркәм хезмәтләрен бастырырга да тырышырбыз”, -диде.

Тәкъдир итү чарасын алып барган, китапны басмага әзерләгән  танылган галим Хатыйп Йосыф углы Миңлегулов чарага килүчеләрне Ялчыгол һәм аның китаплары тарихы белән тәфсилләп таныштырды. “Бүген менә бирегә бик күп зыялыларыбыз, дин әһелләре, язучыларыбыз җыелды. Без барыбыз бер үк йөкне тартабыз. Халыкка хезмәт итү, халыкны иманлы итү дип атала ул йөк. Шунысы куандыра, соңгы вакытларда дин әһелләре бу эштә бик актив катнашалар. Шулай бергәләп эшләгәндә, рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыра алырбыз”, - диде.  Инкыйлабка кадәр татарлар арасында бик популяр булган әсәрнең туксанынчы елларда "Мирас" журналында чыгуын һәм Вәлиулла хәзрәт Якупов ярдәмендә "Иман" нәшриятында бастырылуын да искә төшерде. Аннары танылган галим башка күп сандагы кунакларга сүз бирде. “Бүген без бәйрәмгә җыелдык. Мондый китап бәйрәмен теләсә кайсы халык үткәрә алмый. Үзләре артыннан гаҗәеп хезмәтләр калдыра алган халык кына менә шулай бабалары  гыйлеме белән горурлана һәм аларның китапларын бастырып, укып рухи күтәренкелек белән яши ала”, -диде галим Фоат Галимуллин.

Кунаклар арасында зыялылардан, галимнәрдән тыш, Ялчыгол нәселен дәвам итүче, сугыш ветераны, тугыз дистәне тутырган Нәкыя апаның түр башында утыруы да чарага бер ямь бирде. Нәкыя апа Таҗеддин Ялчыгол нәселенең җиденче буын вәкиле.  Мәгълүм булганча, “Рисаләи Газизә” китабы Нәкыя апаның улы - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улының матди ярдәме белән чыкты.

Китапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрият йорты бастырды. Нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин: “Безнең мөфтиебез китап ярата торган шәхес.  Камил хәзрәт  югары гыйлемле татар дин галимнәрен бөтен дөньяга мәшһүр итәргә ният итте. Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламасын. Башка имамнар, бүгенге заман татар галимнәре дә булышып, без бу ниятне тормышка ашыруга үз өлешебезне кертергә тырышырбыз”, - дигән сүзләрен җиткерде. 

Мирас юлы

“Сөбател-гаҗизан” (“Көчсезләрнең ныклыгы”, “Гаҗизләргә терәк”...) - Урта Азиянең күренекле шагыйре Суфый Аллаяр (Аллаһыяр. 1916-1713) әсәре. Суфый Аллаяр – этник чыгышы белән нугай татары. Кайбер чыганакларда аның нәсел-нәсәбе Әстерхан төбәгеннән дип күрсәтелә. Дини-әхлакый рухтагы “Сөбател-гаҗизан” Аллаһның бөеклегенә дан җырлаучы әсәр. Ялчыгыл кызы Газизә үтенече белән әлеге әсәргә ягъни Аллаяр телен иске татар теленә тәфсир иткән. 

“Сөбател-гаҗизан” белән “Рисаләи Газизә” не чагыштыру шуны күрсәтә: Таҗеддин Ялчыгол Суфый Аллаяр  әсәрен турыдан-туры шәрехләмәгән. Оригиналга бәйләп, үзенең тирән белемен, мәгълүматын, фикерләрен һәм башка китапларда язылганнарны да чагыштырып бәян иткән.

"Рисаләи Газизә" иске татар имлясында язылган китап. Ул туксанынчы елларда гарәп шрифтыннан кириллицага күчерелгән рәвештә, иске татар теле стилендә "Иман" нәшриятында, "Мирас" журналында басыла. 
 
Галим Хатыйп Миңнегулов әлеге әсәрне хәзерге әдәби телгә күчерә. "Хузур" нәшер иткән басмада Т. Ялчыголның әсәре иске татар телендә һәм Х. Миңнегуловның хәзерге әдәби теленә шәрехләвендә бирелә. Ялчыгол кулъязмаларындагы аермалыклар да күрсәтелә. Шулай итеп китап, иске һәм бүгенге заман татар телен үзенә сыйдырып, зур күләм тәшкил итә (500 битлек).

 

Фоторепортаж: dumrt.ru/node/13074

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана