"Хузур" Мәрҗани хезмәтен бастырды

26 декабрь 2013 ел 13:43

“Хузур” нәшрият йорты укучыларга ТР МДН тарафыннан игълан ителгән “2013-Мәрҗани елы” кысаларында олуг дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тагын бер хезмәтен тәкъдим итә.

Шушы көннәрдә дөнья күргән “Хакк ал-акида” («Истина вероучения или истинное вероубеждение»”) басмасы рус һәм гарәп телләрендә. Шулай ук китапчыкка югары уку йортлары шәкертләре танышу өчен дини трактатның 1888 елда Казанда һәм 1910 елда Каирда басылган нөсхәләренең фотолары урнаштырылган. Гарәпчәдән русчага тәрҗемә итүче, җыючы һәм редакцияләүче, хезмәт турында кереш сүз язучы – дин белгече, РИУ мөгаллиме Дамир Шәһәвиев.  

Татар дини мирасының җәүһәре булып саналучы фәнни-дини хезмәттә Коръән һәм сөннәт күзлегеннән мөселманнарның төп карашлары күрсәтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана