“Хузур” нәшият йорты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Татарстан Мәрҗани елы” кысаларында олуг татар дин белгеченең ястү намазына багышланган дини фәнни хезмәтен нәшер итте. «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм ягыйбиш-шәфәкъ» («Высматривание истины, доказывающей обязательность ночной молитвы, даже если не исчезают сумерки») китабы ислам хокукында (фикх), тарихында саллы урын алып торучы хезмәт.
Төннәр кыска булып, шәфәкъ баемый торган урыннарда ястү намазы фарызмы яки фарыз түгелме? Ш.Мәрҗани “Нәзурәтел-хак” ("Хаклыкка бер караш") китабын язып бу мәсьәләгә ачыклык керткән шәхес. Мөхтәрәм дин белгече шәфәкъ батуга карамыйча һәр урында, елның һәрбер көнендә ястү намазы фарыз кылынганлыкны исбат итә. “Намаз-фарызларның иң олугы, ислам баганаларының иң ныгы һәм тазасы, иманнан соң иң фазыйләтлесе, йөрәгендә булган Аллаһыны тануның билгесе. Намазның һичбер гозер белән төшеп калмавы Китап һәм мөтәватир булган хәдисләр белән исбатлана”, - дип яза Мәрҗани.




