Шиһабетдин Мәрҗани елы - мәшһүр дин әһелен олылау елы

29 август 2013 ел 09:30

“Мәрҗани- безнең таңыбызның чулпаныдыр.” (Г. Ибраһимов.)

27 август көнне Иске Чүпрәле авылы мәдәният йортында мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, шәркыять  һәм исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 195 ел  тулу уңаеннан “Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге һәм тормышы ” дигән фәнни һәм гамәли конференция булды. 

Мәҗлескә республика һәм күрше төбәкләр дин әһелләре, район имамнары,  Мәрҗани  нәселеннән булган дәрәҗәле кунаклар һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты бүлек мөдире Дамир Шагавиев, фәннәр докторы Наил Туктамышев, Татарстанның фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре  галим һәм язучы Әнвәр Хәйри һәм башка кунаклар катнаштылар.

Район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тыныч, күркәм тавышы белән конференция эшендә Аллаһның рәхмәтләре булуын  һәм уңыш теләде. Район башлыгы Александр Шадриков  татар  телендә кунакларны сәламләп, районнан чыккан дәрәҗәле кешеләре һәм районның бүгенгесе  белән таныштырды. Чүпрәле республиканың көньяк-көнчыгыш  капкасы, ныклы калканы булып гомер кичерүен,  үткәнен белмәгәннең  киләчәге юклыгын әйтте.

Разил Вәлиев:

-Чүпрәледә әхлак тәрбиясенә, дин, фән, мәгърифәт  өлкәсенә игътибар зур. Шиһабетдин Мәрҗани кебек бай мираслы шәһесләрнең нәсел нәсәбәсе барып тоташкан икән, бу төбәк татар дөньясында иң игътибарга лаеклы төбәкләрнең берсе.1552 елны дәүләтчелеген  югалтканнан  соң, 1920 елга кадәр татар халкы дәүләтсез яшәсә дә телен, динен югалтмады. Моның өчен татар халкы бөек шәһесләренә рәхмәтле. Алар берничә меңдер. Аларның иҗатын өйрәнеп бетереп булмый. Без моннан берничә ел элек Дәүләт Советында,  “Җыен” фондында киңәшкәннән соң аларны барладык. Иң-иң дигәннәре дә 500 ләп булды. Алар арасыннан иң  мәшһүрләрен сайлап “40 татар” дигән китап  бастырып чыгардык. Ул өч телдә -татар, рус, инглиз телендә. Анда иң беренче булып Шиһабетдин Мәрҗани тора. Бу китап Универсиада кунаклары белән бөтен дөньяга китте,-диде.

Бөек галимнең бай китапханәсе булган. Кызганыч, аның бер өлеше генә сакланып калган. Разил әфәнде  шулай ук, Мәрҗанинең 436 кулъязмасы урын алган китап дөнья  күрүен,  Мәрҗани  тарихи истәлекләрен бәян итте.  Мәрҗани  исемендәге премия өч елга бер мәртәбә бирелеп торуы да, аның  мирасының искитәрлек бай булуын күрсәтә.

-Киләчәктә  Мәрҗани  кебек бөек шәхесләр чыгармы? Безнең үткәнебез бөек, киләчәгебез дә бөек булырга тиеш. Фәнни хезмәтләр язуыбыз, конференцияләр үткәрү барысы да яшь буынны тәрбияләү өчен ,-диде ул.

Александр Валериевичка “40 татар” дигән китап бүләк итеп, безнең һәрберебез үзен 41енче татар итеп хис итәргә тиешлеген дә әйтте.

“Җыен” фонды исеменнән Фоат Рафиков та “Шәхесләр” сериясеннән районга китап бүләк итте.

Мөфти Камил хәзрәт катнашучыларны сәламләп, дөнья мәдрәсәсенә илче булып килгән Мөхәммәд Мостафа хәзрәтләренә Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булуын теләде.

- Бездә дә Мәрҗани хәзрәтләре кебек булырга. Аның кебек булмасак та, аның юлыннан барырга тиешбез.  Мәрҗани хәзрәт намаз укыган, ураза тоткан,хаҗга барган. Бу - Мәрҗани  юлы. Безгә дә намаз укырга, ураза тотарга, хаҗга барырга кирәк . Без Хәнәфи мәсхәбтә, -диде.

Конференциягә зур галимнәр Феликс Шиһабетдинов, Наил Туктамышев, Ринад Жданов,Гөлфия Гайнетдинова кайтты. Дамир хәзрәт Шәһавиевка сүз бирелде. Ул Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренең яртысы дини хезмәтләр, калганнары тарихи язмалар булуы турында тукталып үтте.

Роберт Батулла:

- Безнең бөек рәссамыбыз- даһи шәхесебез бар.Ул- Бакый ага Урманчы.  Ул рухы сынмаган мөселман кешесе булып иҗат иткән, көрәшкән кеше.  Ул гомер буе Коръәнне өйрәнгән Коръәнхафиз. Мин аннан: "Бакый ага менә сез мөселман кешесе. Ә сез сын ясыйсыз. Коръән сын ясарга рөхсәт итми дидем".  "Мәрҗанине укы",- диде. Мин гарәпчә  белмим. "Алайса Әнвәр Хәйри тәрҗемә иткән Мәрҗанине укы",- диде. Әнвәр Хәйри  безнең арада, аңа рәхмәт! “Биергә ярамый, җырлар ярамый дигән сүз Коръәндә юк. Элек потларга табынганнар. Аларга табынмас өчен әйтелгән бу сүз. Хәзер аңа ихтыяҗ юк”, дигән Мәрҗани.

 Роберт Батулла Чүпрәле китапханәсенә 3 томлы китабын тапшырды.

-Сез безгә уйланырга мөмкинлек бирдегез. Киңәшләрегез өчен рәхмәт!-диде конференцияне алып баручы Фәһим хәзрәт.

Мәрҗани хәзрәтләренең  бай мирасын өйрәнергә иң беренчеләрдән булып алынган фән эшлеклесе, галим Әнвәр Хәйригә сүз бирелде.

-Мәрҗани теле катлаулы иде. Гарәп телен югары дәрәҗәдә белгән ки,ул вакытта әдәби тел катнаш тел булган. Аның өенә истәлек тактасы куйдырдым. 1984 елда Иске татар  зиратындагы 10 каберне, Мәрҗанинең дә инде җимерелә барган каберен төзәттек, улым белән. Мин аның оныклары белән таныштым. Наҗия апа Ильясова, Данил абый Амирханов, Разыя апа университет доценты географиядән укыта иде. Алар 1915 елда Мәрҗанинең 100 еллыгына чыккан китапны бүләк иттеләр. Мәрҗани үзенең нәсел шәҗәрәсен язып калдырган. Иң беренче Юсып бабай Әл Җәвәли (тау кешесе) Чокалы авылында имам мөдәрис булган. Аның улы Гали  Чокалы авылы имамы, аның улы Мозаффар Татар Бизнәсендә имам булган, аның улы Мортаза бабай да Татар Бизнәсендә имам булган. Мәрҗани бу якларга ике мәртәбә кайта. Бизнәдә яшәп ятучы Бакировлар нәселе Мәрҗанинең әнисе ягыннан нәсел дәвамчылары. Архивны өйрәнгәндә Йосыф бабай улы Гали Мортаза,Мозаффар улы Сәйфи Мөлек аның улы Габделнасыр (1794) атасы ягыннан булган Туктамыш бабай кызы Бибимәхмүдәгә өйләнә. Аның кызы Бибихөбәйбә Арча төбәгендә имам вазыйфасын башкаручы Баһаветдин хәзрәткә кияүгә чыга. Аларның уллары Харун-бин Баһаветдин ягни Мәрҗани дөньяга килә. “Безнең тамырлар Бизнәдә” дигән китапта иң дөрес шәҗәрә язылды.

      Фәннәр академясе зур бәяләгән, 35 илгә таралган Болгар тарихы турындагы үзенең ике китабын Александр Шадриковка һәи Чокалы мәктәбенә тапшырды.

Төзелеш институты професоры Наил әфәнде Туктамышевка  сүз бирелде. Ул институтта химия-физика фәннәрен татарча укытуга күчерүе белән, бабасы Шиһабетдин Мәрҗани тоткан юлга тугры булуын әйтте. Районыбыз тарихчысы Рафаил  ага Субаев Мәрҗанинең безнең яктагы шәҗәрәсен өйрәнүе турында сөйләде һәм кунакларга үзенең китапларын бүләк итте.

      Өйлә намазыннан соң, конференциянең икенче өлешендә Иске Чокалы авылы мәчете ишек алдында Һарун Баһаветдинга һәм аның нәсел шәҗәрәсенә куелган таш-һәйкәл ачу  тантанасы булды. Мәҗлес мәктәп ашханәсендә  мул өстәлләр артында корбан ашларыннан сыйлану белән тәмамланды.

Сания Шәрәпова

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана