Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән, тупланган “2012 ел- Татарстанда Коръән елы” -"2012 год- Год Корана в Татарстане" дип аталган китап дөнья күрде. Китап “Иман” нәшриятында басылды.
Нәзарәт тарафыннан 2012 ел, белгәнебезчә, “Казан басмасы” басылуга 225 ел тулу уңаеннан "Коръән елы" буларак үткәрелде. Ел кысаларында Коръәни-Кәримнең “Казан басмасы” 10 мең тираж белән дөнья күрде һәм барлык имамнарга, Татарстан кунакларына, җәмәгать эшлеклеләренә таратылды. Шулай ук Изге китапны өйрәнүгә багышланган дистәләгән чаралар, очрашулар оештырылды. Изге китап - Коръән турындагы мәгълүматларны тарату, халыкка дини кыйммәтләрне җиткерү максатыннан конкурслар үткәрелде.
Ел дәвамында нәзарәт тарафыннан алып барылган Изге китапка багышланган эшчәнлеккә йомгак ясау буларак, җыентык чыгарырга карар ителде. Шул ниятне тормышка ашырып, “2012 ел- Татарстанда Коръән елы” җыентыгы тупланды. Җыентыкта Коръәнгә багышланган “түгәрәк өстәл”ләрдә ясалган чыгышлар, чаралар турында мәгълүматлар, фотолар урын алды. “Коръән – Исламның иң төп чыганагы”, “Татар-мөселман мәдәниятендә тәҗвид традициясе”, “Коръән шифасын фән дә раслый”, “Тәгълим – тәрбия системасында Коръәннең роле” һәм башка фәнни, дини мәкаләләрне укырга мөмкин.
Җыентыкны нәзарәтнең матбугат бүлеге хезмәткәрләре Айзирәк Гәрәева, Сабрина Гомәрова, “Дин вә мәгыйшәт” газетасы мөхәррире Нияз Сабирҗанов туплады.




