12 мартта Россия ислам университетында “Татар рухи мирасы” дип аталган фәнни-дини конференция үткәрелә. Әлеге чара ТР МДН тарафыннан игълан ителгән “2013 ел- Шиһабетдин Мәрҗани елы” кысаларында уздырыла. Нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Кәрибуллин хәбәр итүенә караганда, әлеге фәнни чара яшь мөселманнарны татар рухи мирасын өйрәнүгә җәлеп итү, шулай ук бүгенге көндә дини уку йортларында белем алучы һәм киләчәктә дин әһелләре булырга җыенганнарның сәләтен ачыклау-барлау ниятеннән оештырыла.
Конференциядә республиканың төрле мәдрәсәләрендә белем алучы 15тән артык шәкерт чыгыш ясавы көтелә. Аларның чыгышлары Габделнасыйр Курсави, Гатаулла Баязит, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, Сөнгатулла Бикбулатов кебек олуг татар дин әһелләренең, җәмәгать эшлеклеләренең мирасына багышланыр дип көтелә.
Барлык катнашучыларга китаплар бүләк ителәчәк. Иң яхшы чыгыш һәм фәнни эш билгеләп үтеләчәк. Иң яхшы чыгыш ясаучыга “Инсан Медиа Групп” кибетенең 3 мең сумлык сертификаты бүләк ителәчәк.
Шәкертләрнең фәнни чыгышларын, хезмәтләрен фән эшлеклеләреннән, мөгаллимнәрдән торган жюри бәяләячәк. Жюрида РИУның гуманитар дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе Резедә Сафиуллина, ислам дине тәгълиматы кафедрасы җитәкчесе Сәет-Дамир Шәһәвиев һәм башкалар бар.