“Ислам интернеты: нәтиҗәле аралашуга таба” түгәрәк өстәле узды

21 декабрь 2012 ел 16:35

21 декабрьдә Казанда “Ислам интернеты: нәтиҗәле аралашуга таба” түгәрәк өстәле уздырылды. Түгәрәк өстәлне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

Чара Изге Коръән укып башланып китте. Түгәрәк өстәлне ТР Мөфтие беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов ачып җибәрде, үткәрелгән вакыйганың әһәмиятлелеген билгеләп үтте: “Интернет Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк җибәрелгән могҗиза. Бүгенге көндә мөселманнар, дөньяның кайсы гына почмагында булуларына карамастан, интернеттан үзләренә кирәк булган ислам китапларын таба һәм шәхси китапханәсен булдыра ала. Мәгариф сайтлары да җитәрлек. Теләк булса, Коръәнне дә ятлап була. Интернет та Аллаһы бүләге, шуңа да аны дөрес һәм файдалы кулланырга тиешбез. Пычак белән кеше үтереп тә, ифтар өчен сабыйларны ашатып та булган кебек, интернетны да уңай һәм тискәре максатларда файдаланып була. Түгәрәк өстәл катнашучылары әлеге мәсьәлә белән турыдан-туры бәйле. Шуңа да моңа аерым игътибар күрсәтергә кирәк”.

Дискуссиядә IslamToday.ru журналисты Марсель Сабиров, «Татар иле» проекты җитәкчесе Раил Гатауллин, «IslamNews» мәгълүмат агентлыгы вәкилләре Алмаз Габдрахманов һәм Назим Гафаров, Islamdag.ru һәм Islam.ru сайтлары вәкилләре Хаджи-Мурат Раджабов һәм Асхаб Мурзаев, www.matbugat.ru проекты җитәкчесе Данил Сәфәров, журналист Данис Гараев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Зәкәт” Хәйрия Фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин, «Умма» газетасы мөхәррире Гүзәл Максютова, muslem.ru сайты җитәкчесе Наил Гарипов катнаштылар.

«Бүгенге фикер алушудан күренгәнчә, бу өлкәдә проблемалар җитәрлек һәм аларны бергәләшеп чишәргә кирәк. Һәркайсыбызның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар, шуның белән уртаклашыйк. Ислам порталлары ассоциациясен булдырырга тәкъдим итәм. Очрашу-фикер алышуларны ешайтырга һәм киңәйтергә кирәк. Ислам интернет-ресурсларының мәгълүмати сәясәтен булдырырга кирәк. Әлбәттә, без барыбыз да төрле өлкәләрдә яшибез, әмма безне барыбызны бер тема берләштерә, бергәләшеп эшләсәк нәтиҗәсе дә булмый калмас. Ислам порталлары ассоциациясе әгъзаларының очрашулары Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә һәм башка шәһәрләрдә дә үтәргә тиеш”, дип түгәрәк өстәлгә нәтиҗәләр ясады ТР Мөфтиенең Киңәшчесе Ришат Хәмидуллин.

Түгәрәк өстәл катнашучылары ислам порталы ассоциациясе оештырырга, бердәм эш принципларын булдырырга һәм илебезнең барлык ислам сайт әгъзаларын чакырырырга дигән фикергә килделәр. Ассоциациянең киләсе очрашуында әгъзалар әзер тәкъдимнәр белән чыгыш ясар дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана