Казанда Россиядә Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан "түгәрәк өстәл" уздырылды

14 декабрь 2012 ел 10:23

13 декабрьдә Казанда Россиядә Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан "түгәрәк өстәл" уздырылды. Чара ТР МДН тарафыннан игълан ителгән "Татарстанда Коръән елы" чараларына йомгак ясау кысаларында үткәрелде.  Мәрҗани мәчетендә үткәрелгән “түгәрәк өстәл” Коръән елында оештырылган төрле чаралар турындагы видеофильм караудан башланды. Аннары сөйләшүдә катнашучыларны ТР Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт һәм башкалар сәламләде. Фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясе өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдинов, “Иман” ислам мәдәнияте мәркәзе җитәкчесе Наил хазрат Гарипов, юридик фәннәр кандидаты Ренат Беккин; дин белгече Фарит хәзрәт Сәлмән; язучы Рабит Батулла чыгыш ясады.  Сөйләшүдә филология фәннәре докторы Фәрит Яхин, “Җыен” фонды директоры Фоат Рафыйков, РИУ ның ислам хокукы факультеты деканы Рамазан хәзрәт Курамшин, ТР Президенты департаментының Дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе вәкиле Ләззәт Хәйдаров, ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының иҗтимагый фикер һәм динне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Дамир Шәһәфиев, КФУ Фәнни китапханәсенең баш китапханәчесе, Шәрык һәм халыкара мөнәсәсбәтләр институты мөгаллиме Нурия Гәрәева, танылган җәмәгать эшлеклесе, “Мөслимә” газеты редакторы Әлмира Әдиатуллина, “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай һәм башка җәмәгать   эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашты.

Алар Коръән мәгънәләрен тәрҗемә итү, изге китап текстларын фәнни яктан өйрәнү, нәшер итү проблемалары турында сөйләштеләр.
 
"Татарстанда Коръән елы"
Россиядә беренче басма Коръән- "Казан басмасы" нәшер ителүгә 225 ел тулу уңаеннан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан "Коръән елы" дип игълан ителде. Әлеге басма Екатерина II нең 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендә шрифтлар татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә Коръәннең мәшһүр "Казан басмасы" барлыкка килә.
Изге Коръән татар халкының рухи байлыгы нигезе булуны искә алып, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте 2012 елда төрле чаралар оештырды.
ТР МДН көче белән Коръәни-Кәримнең "Казан басмасы" - яңа юбилей нөсхәсе нәшер ителде. Изге китап 10 мен тираж белән чыкты һәм дин әһелләренә, татар зыялыларына бушлай таратылды.
Ел дәвамында мәхтәсибәтләрдә балалар арасында изге китапны уку бәйгеләре оештырылды. 1 декабрьдә Россия ислам университетында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уздырылган бәйге республика районнарында Коръән укучылар бәйгеләрендә җиңеп чыккан яшь Коръән укучыларны Казанга җыйды.
Ел дәвамында республика мөхтәсибәтләрендә, мәчетләрендә балалар өчен Коръән аятьләрен ятлау курслары, "Коръән бүләк ит" хәйрия акцияләре үкәрелде.
Шулай ук ел дәвамында районнарда зыялылар, галимнәр, дин әһелләре һәм белгечләр катнашында төрле очрашулар, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр уздырылды. Нәзарәттә узганнары:
"Коръән хозурында хатын-кыз" ; "Дин һәм бүгенге дәүләтнең конституцион хокукы" ; "Коръән һәм сәламәтлек"; "Татарларда Коръәнне тәфсир итү традицияләре" һ.б.
Татар газетларында ("Мәгърифәт, "Сабантуй") Коръән елына багышланган махсус конкурслар үткәрелде. Җиңүчеләргә Казан басмасы бүләк ителде.
Бай рухи мирасыбызны барлау һәм динебезне пропагандалау зур әһәмияткә ия. Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында игълан ителгән Коръән елы уңаеннан республикабызда үткән чаралар зур игътибарга һәм киләчәктә дә дәвамлы булырга лаек. Түгәрәк өстәлләргә, фәнни-гамәли конференцияләргә фән һәм дәүләт эшлеклеләре, каләм әһелләре, табиблар, хокук белгечләре һәм башка өлкәләрдән белгечләр җәлеп ителде. Игълан ителгән Коръән елы мөселманнарның Изге китабы Коръәнгә игътибарны һәм ихтирамны арттыруга, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып фикер алышырга этәргеч булды.
Ел дәвамында нәзарәтнең изге китапка бәйле эшчәнлеген яктыртып бару максатыннан "Татарстанда Коръән елы" дип аталган сайт барлыкка килде. Шулай ук мөһим дини төсмер алган чаралар, халкыбыз тормышында изге китапның ролен күрсәткән фәнни язмалар, сәхифәләр нәзарәтнең "Дин вә мәгыйшәт", "Умма" газетларында даими яктыртылып барды.
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана