“Мәрҗани” мәчетендә Коръән елына йомгак буларак түгәрәк өстәл уздырыла

13 декабрь 2012 ел 02:26
“Мәрҗани” мәчетендә Коръән елына йомгак буларак түгәрәк өстәл уздырыла

2012 елның 13 декабрендә сәгать 9.30да Коръәннең беренче басма китабы “Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл уздырыла. Чараны Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Түгәрәк өстәл Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Коръән елы”на нәтиҗәләр ясау уңаеннан уздырыла.

Түгәрәк өстәлнең төп юнәлешләре:

-         Изге Коръәнне тәфсир итү проблемалары;

-         Изге Коръән текстларын өйрәнүдә тикшеренү потенциалы;

-         Россиядә һәм Татарстанда Коръән һәм нәшрият эшчәнлеге: тарихы һәм үсеш юллары.

Камил Сәмигуллин, Айдар Хәйретдинов, Наил Гарипов, Ренат Беккин, Фәрит Сәлмән, Рабит Батулланың чыгышлары көтелә.

 Чарага галимнәр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы