13 ноябрьдә Татарстан мәселманнары Диния нәзарәтендә “Коръән елы” кысаларында чираттагы чара уздырылды. Мөслимәләр һәм Коръән темасына багышланган “Коръән хозурында хатын-кыз” дип аталган “түгәрәк өстәл” үткәрелде.
Чарада ТР МДН нең нәшрият бүлеге җитәкчесе, “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәрләре Айдар Хәйретдинов, Ләйлә Алмазова, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина, “Гадел” мәчете мәгаллимәсе Фәния абыстай һәм башка кунаклар, дин әһелләре, белгечләр катнашты.
“Түгәрәк өстәл”дә сөйләшү хатын-кызларга карата шәригать таләпләре һәм мөслимәләрнең бүгенге җәмгыятьтәге роле турында барды. Шулай ук татар дин әһелләренең мөслимәләргә багышланган хезмәтләре барланды.




