Вәлиулла хәзрәт вафаты уңаеннан ТР МДН кайгы уртаклаша

19 июль 2012 ел 18:18

19 июль көнне киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов фаҗигале төстә вафат булды. Вәлиулла хәзрәтнең фаҗигале  үлеме – Россия, Татарстан өммәте өчен зур югалту. Хәзрәтнең актив һәм күпкырлы эшчәнлеге Ислам динен торгызуда, аны үстерүдә зур роль уйнады.

Ул чорыбызның тирән белемле мәгърифәтчесе, һәрнәрсәдән хәбәрдар тынгысыз әйдәп баручысы һәм республикабызны  дини-мәдәни алгарышка илтүчесе булды. Күп гасырлар дәвамында халкыбызның горурлыгы булган традицион исламны яклады, танылган татар дин белгечләренең милли-дини мирасын җитди өйрәнде, аны бүгенге буынга җиткерде. Мәшһүр татар дин әһелләренең бай мирасы белән рухланып, аларның күркәм эшчәнлеген дәвам итте. Хәзрәт тормышка ашырган һәм башлангыч биргән изге эшләр бик озын исемлек тәшкил итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Вәлиулла хәзрәт Якуповның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Без барыбыз да  бу фаҗигаи хәлне зур авырлык белән күтәрәбез һәм Аллаһы Тәгаләгә догалар белән мөрәҗәгать итәбез.

Дин әһелләре Татарстанның барлык мәчетләрендә сабырлык күрсәтеп, Вәлиулла хәзрәтнең урыны җәннәт түрләрендә булсын дип догалар кыла.

 

Белешмә

1963 елның 4 сентябрендә дөньяга килгән Вәлиулла  Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.

В.Якупов – тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире, РФ Юстиция министрлыгының Дәүләти дини экспертиза үткәрү буенча Эксперт советы рәисе урынбасары, РФ Тышкы эшләр министрлыгының мөселман оешмалары белән бәйләнеше буенча Консультатив совет әгъзасы, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре.

В.Якуповның туган җире: Башкортстан республикасының  Уфа районы Дмитриевка авылы. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана