"Әтрәч укулары" Туфан ага истәлегенә багышланды

04 июнь 2012 ел 13:38

2 июнь көнне Тәтеш районының Әтрәч авылында “Әтрәч укулары” уздырылды. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,  нәзарәтнең гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районы хакимияте вәкилләре, кунаклар, авыл халкы катнашты.

“Әтрәч укулары”н уздыруны күптән түгел арабыздан киткән ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан ага Миңнуллин оештырып җибәргән иде. Аның ярдәме белән “Изгеләр зираты” койма белән әйләндереп алынды. Быел "Әтрәч укулары" Туфан Габдулла улының якты истәлегенә багышланды, анда аның хәләл җефете Нәҗибә апа Ихсанова, кызы Әлфия ханым һәм оныгы Данияр катнашты.

Бәйрәмгә килүчеләр иң әүвәл “Изгеләр зираты”н зиярәт кылды, догалар укыдылар. "Әтрәч укулары" кысаларында үткәрелгән “түгәрәк өстәл”дә галим тарихчылар Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таиров җирлек, авыл тарихы турында чыгыш ясады. Бәйрәм Сабантуй белән дәвам итте.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана